МӘҖЛЕСЛӘРДӘ УКЫРГА КИҢӘШ ИТЕЛӘ ТОРГАН СҮРӘ-АЯТЬЛӘР Өйгә мулла чакырып дини мәҗлес үткәрү – татар халкына хас булган күркәм гореф-гадәттер. “Коръән ашы” дип аталган шундый мәҗлесләр төрле сәбәпләр уңаеннан үткәрелә: вафат булган туганның рухына дога кылдырту нияте белән оештырыла торган искә алу мәҗлесләреннән тыш әле никах мәҗлесе, Корбан ашы, ифтар (авыз ачтыру), шулай ук мәүлид, яңа йортка күченү, исем кушу һәм башка ниндидер сөенечле вакыйгалар белән бәйле ашлар да бар татарларда. Шәригатебездә шундый мәҗлесләр үткәрүне вәҗеб (мәҗбүри) итә торган күрсәтмәләр булмаса да, алар мөстәхәб дәрәҗәсендәге өстәмә савап бирүче күркәм гамәл булып санала: ягъни үткәрмәүче кеше гөнаһлы булмый, әмма оештырган кешегә Аллаһның рәхмәте белән әҗер-савап язылырга мөмкин, чөнки мондый мәҗлесләрдә Коръән укыла, гыйбадәтнең җелеге булып санала торган догалар кылына, вәгазь сөйләнә, мәчеткә килеп җитә алмаган кешеләргә Аллаһы Тәгалә, ислам дине, мәңгелек ахирәт тормышы турында мәгълүмат җиткерелә. Дини мәҗлеснең нәрсәгә багышланганына карамастан, аның төп максаты һәм төп күрке ул – Коръән аятьләренең укылышы. Әлбәттә, чакырылган имам һәр мәҗлесне йортка дога кылудан, җыелган кешеләрне сәламләүдән башларга тиеш. Аннан соң, гадәттә, мәҗлеснең максаты, җыелуның сәбәбе аңлатылганнан соң, шул сәбәпкә якын, ягъни шушы темага кагылышлы кыскача вәгазь сөйләп алырга кирәк (төп вәгазьне мәҗлес ахырына калдыру мәслихәт). Мәҗлес башындагы 5-7 минутлык вәгазьдән соң Коръән укыла. “Нинди сүрәләр укылырга тиеш соң?” – дигән сорау еш бирелгәнлектән, ошбу язмада төрле мәҗлесләрдә укырга киңәш ителә торган сүрә-аятьләрнең атамаларын күрсәтергә булдык. Әлеге мәгълүмат Җәлил хәзрәт Фазлыев, Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб һәм башка хәзрәтләрнең тәкъдимнәренә нигезләнеп төзелде. * ҺӘР МӘҖЛЕСНЕ “Фатиха” сүрәсеннән һәм “Бәкара” сүрәсенең беренче 5 аятеннән (“Әлиф-Ләм-Мим”) башлап җибәрү мәслихәт. * Вафат булганнарны ИСКӘ АЛУ МӘҖЛЕСЛӘРЕНДӘ (3се, 7се, 40гы, елы) әҗер-савапны бакыйлыкка күчкән туганнарның рухына багышлау нияте белән “Мүлк” (“Тәбәрак”) яки “Йәсин” сүрәләрен уку хәерле. * ЯҢА ЙОРТКА КҮЧЕНҮ уңаеннан үткәрелгән ӨЙ АШЫНДА “Фатиха” белән “Әлиф-Ләм-Мим”гә “Бәкара” сүрәсеннән “Лилләһи” һәм “Аятелкөрси” аятьләрен өстәп, “Рахмән” сүрәсен уку киңәш ителә. * НИКАХ МӘҖЛЕСЕНДӘ никах укылганнан соң “Бәкара” сүрәсеннән “Лилләһи”не һәм “Вакыйга” сүрәсен уку тәкъдим ителә. * КОРБАН АШЫНДА “Фатиха” белән “Әлиф-Ләм-Мим”нән башка “Әнгам” сүрәсенең 160 - 165 нче аятьләре укыла. Шуннан соң “Вакыйга” яки “Рахмән” сүрәләре һәм “Кәүсәр” сүрәсе укыла. * ИФТАР АШЫНДА укырга киңәш ителә: “Фатиха” сүрәсе, “Бәкара” сүрәсеннән “Әлиф-Ләм-Мим”, “Шәһрурамәдан”, шулай ук “Нәбә” һәм “Кадер” сүрәләре. (Шунысын гына исәпкә алырга кирәк: ифтар ашы ул – Рамазан аенда көне буе ураза тотканнан соң авыз ачу, кояш баеганнан соң кичке ашау. Безнең якларда мөслимәләр (хатын-кыз мөэминәләр) ифтар ашына кояш баерга ярты яки бер сәгать алданрак җыелып, ашыкмыйча гына вәгазь сөйлиләр, Коръән укыйлар һәм дога кылалар. Әлбәттә инде, әгәр ифтар ашына алдан түгел, ә вакытында, ягъни кояш баеганнан соң гына җыелсалар, мондый очракта авыз ачуны (ашый башлауны) тоткарламау хәерлерәктер, ә Коръән укып дога кылуны мәҗлес ахырына калдыру яхшы. * МӘҮЛИД АШЫ башында, гадәттә “Фатиха” сүрәсе һәм “Бәкара” сүрәсеннән “Әлиф-Ләм-Мим” өзеге яңгыраганнан соң, гадәттә, “Әхзәб” сүрәсенең 41 - 48 нче һәм 56 нчы аятьләре укылса әйбәт. * ШӨКЕР АШЫ: нинди дә булса сөенечле вакыйга уңаеннан үткәрелә торган шундый мәҗлестә “Бәкара” сүрәсеннән “Әлиф-Ләм-Мим”, “Шәһрурамәдан” кебек аятьләрне уку яхшы. Өстәп “Лилләһи”, “Ләә йәстәви” һәм “Тин” сүрәләрен дә укырга мөмкин. * ҺӘР МӘҖЛЕСНЕ “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен уку белән тәмамларга киңәш ителә.;

Теги других блогов: мәҗлес укыр сүрә-аять